2019 елның 14 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурслар һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын биләү өчен кадрлар резервына кертүгә конкурс үткәрелде. Конкурс комиссиясе утырышында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Николаевич Белов, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаментының дәүләт хезмәтен үстерү бүлеге баш киңәшчесе Андрей Дмитриевич Черемушкин һәм оештыру-кадрлар белән тәэмин итү идарәсе башлыгы, КНИТУ икътисад кафедрасы доценты Светлана Анатольевна Башкирцева катнашты.