Сыра кеглары инде икенче заводта маркировкаланды

2020 елның 26 мае, сишәмбе

Инде икенче сыра кайнату заводында ук сыра кеглары маркировкаланды. «Татспиртпром» АҖ филиалының  “Белый Кремль” сыра кайнату заводыннан соң, Түбән Новгород өлкәсендә урнашкан “Лысковский сыра кайнату заводы” ЯАҖдә дә кегларны маркировкалау процессы башланды. 2020 елның 26 маенда 540 литр күләмендә «Мастер Премиум» ҖЧҖ дистрибьютерына (Казан шәһәре) җибәрелгән маркировкаланган сыра партиясе китерелде. Якын арада «Мастер Премиум» ҖЧҖ Татарстан Республикасының ваклап сату челтәрен «Лысковский сыра кайнату заводы» ЯАҖ җитештергән маркировкаланган продукция белән тәэмин итә башлаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International