Үз яшегезне яратыгыз

2020 елның 5 июне, җомга

2020 елда Яшел Үзән районында «Шик һәм Шарм 60+»конкурсы үткәрелә. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре конкурста Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче Кәримова Макфура Шәймөхәммәт кызына катнашырга тәкъдим итте. Бу хатын-кыз белән танышу 2019 елда эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләренә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча берничә тапкыр мөрәҗәгать итү барышында булды. Шунда ук ул бар кешенең игътибарын казанды. Эчкерсез мөлаемлылыгы, эчке һәм тышкы тәрбиясе, Макфура Шәймөхәммәт кызының актив тормыш позициясе. Быел аның юбилее - 80 яше тулса да, үзе киемнәр тегүен дәвам итә, күпкатлы йорт ишегалдында чәчәкләр үстерә, шәһәр тормышы белән кызыксына. 2020 елның 1 июнендә бүлек белгечләре «Зеленодольская правда» газетасының штаттан тыш хәбәрчесе Новикова И.А. катнашында, җирле газетада Кәримова М. Ш. белән очрашу үткәрелде. Территориаль орган белгечләре Макфура Шәймөхәммәт кызына әлеге конкурста уңышлар телиләр. Чара барышында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмати материаллар, «Вестник потребителя Татарстана» газеталары һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International