Арча районы Наласа авылында күчмә чара узды

2020 елның 10 июле, җомга

2020 елның 9 июлендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Наласа авыл клубы бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина катнашында авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен күчмә чара оештырылды.

Авылда гражданнарны кабул итү үткәреләчәге турында халыкка алдан, җәмәгать урыннарында урнаштырылган белдерүләр аша хәбәр ителде.

Чараны үткәрүнең төп максаты - кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү, кулланучылар базарында үз-үзеңне мөстәкыйль һәм грамоталы тотуның тотрыклы күнекмәләрен формалаштыру.

Очрашуда гражданнарның мөрәҗәгатьләре каралды, товарлар сатканда һәм хезмәтләр күрсәткәндә гамәлдәге законнар нормаларын куллану буенча кулланучыларга консультацияләр үткәрелде; техник яктан катлаулы товарлар сатып алу, ремонт срокларын бозу, интернет аша эшләнгән заказларның туры килмәве, көнкүреш хезмәтләрен сыйфатсыз күрсәтү һ. б. кагылышлы сорауларга җаваплар бирелде.

Чара актив темпта узды, халык хезмәткәрләргә тәкъдим ителгән мәгълүмат өчен рәхмәт белдерде. Ә соңыннан “Вестник потребителя Татарстана” газетасының соңгы саны, буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International