Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән мәгълүматны тикшерү кысаларында, Түбән Кама кибетләренең берсендә яраклылык вакыты чыккан, товар озату документларыннан башка, шулай ук БДАМС кулланмыйча сыра сату факты билгеләнде. 89,1 литр сыра тартып алынды. Шәхси эшмәкәр РФ КоАП 14.6 ст.2 ө., 14.33 ст.2 ө. һәм 14.19 ст. буенча административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү өчен чакырылган.
Дәүләт мәгълүмат системасына алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуга шикаять белән мөрәҗәгать итүчегә матди бүләк биреләчәк.