2021 елның 30 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан ТР, Яр Чаллы шәһәре, Яңа шәһәр, 4/15 А адресы буенча үткәрелгән контрольлек чаралары барышында «икеләтә» билгеләнештәге спиртлы сыеклык сату факты ачыкланды. Законсыз әйләнештән 0,4 л күләмендә «фанфурик» йолып алынды.
Хокук бозучы РФ КоАП 14.1 ст. 2 ө. буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзү өчен чакырылган.