БДАМСта продукцияне исәпкә алу тәртибен бозу ачыкланды

2021 елның 29 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр буенча административ тикшерү кысаларында, Чистай шәһәре һәм Алексеевск шәһәр тибындагы бистә кибетләренә бардылар.

Ике очракта сәүдә объектларында эшчәнлек алып баручы шәхси эшмәкәрләрнең БДАМСта продукцияне исәпкә алу тәртибен бозу фактлары ачыкланды.

Моннан тыш, бер кибеттә 11 төрдәге сырагы сату-озату документлары юк иде. Гамәлдәге законнар нигезендә 40 литр күләмендә продукция хуҗасыннан тартып алынды.

Хәзерге вакытта әлеге материаллар буенча административ тикшерүләр алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International