2012 елның 13 апрелендә Казан шәһәре Мәскәү районында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, этил спиртын кулланып, пыяла юа торган сыеклык җитештерү буенча лицензиясе булмаган затларның законсыз эшчәнлегенә чик куйды. Этил спирты нигезендә пыяла юдырта торган тартып алынган спиртлы сыеклыкның гомуми күләме 22 629 литр тәшкил итә.
17.06.21 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең оператив муниципальара контроль бүлеге хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе белән берлектә, җинаять эше кысаларында Түбән Новгород өлкәсе Дзержинский шәһәре, Автозавод шоссесы №85 йорты адресы буенча тикшерү үткәрде, аның барышында 117 200 литр спирт табылды һәм тартып алынды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы тору бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, Татарстан Республикасы Чистай шәһәр суды санкцияләре нигезендә, уртак чаралар барышында, 2021 елның 22 апрелендә гражданин Х.ның торагында һәм гаражында тентү үткәрде. Тентү нәтиҗәсендә төрле полимер савытларга тутырылган 3509,5 литр күләмендә спиртлы сыекча законсыз әйләнештән алынды. Барлык продукция, гамәлдәге законнарны бозу фактларын ачыклау өчен, Чистай территориаль органы складына чыгарылды.
31.03.21 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең оператив муниципальара контроль бүлеге хезмәткәрләре, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, Чаллы шәһәре, Әлмәт проспекты, 18д адресы буенча автомобильләр өчен пыяла юдырта торган сыекча һәм ут яндыру өчен сыеклыкны законсыз рәвештә җитештерү эшчәнлегенә чик куйды. Барлыгы 7600 литр күләмендә спиртлы сыекча законсыз әйләнештән алынды.