ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2019 ел
дүшәмбе

"Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына Чаллы шәһәре кибетләренең берсендә ныклы алкоголь продукциясенең сатылуы турында мөрәҗәгать килгән


8
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 5 августында административ тикшерү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр порталының "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына килгән гражданин мөрәҗәгате нигезендә, Сарман авылында эчемлекләрне бүлеп сатучы "Карман Beer" кибетендә контроль чаралар үткәрде

23 июльдә Баулы шәһәре Башкарма комитетында узган Ведомствоара комиссия утырышында контроль-инспекция бүлеге белгечләре тарафыннан полиция хезмәткәрләре белән контроль чаралар үткәрү, шулай ук алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә материалларны рәсмиләштерү тәртибе буенча уртак укулар үткәрү турында килешүгә ирешелде

РФ Хөкүмәтенең "Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерүне һәм (яки) әйләнештә йөртүне чикләү чараларын гамәлгә ашыру турында" 2015 елның 28 сентябрендәге 1027 номерлы карары нигезендә 6 нчы август көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы конфискацияләнгән алкогольле һәм спиртлы продукцияне алга таба юк итү максатында чираттагы мәртәбә "Росспиртпром" ААҖ тапшырды


6
август, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 5 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең оператив муниципальара контроль бүлеге һәм Казан шәһәре Эчке эшләр идарәсенең икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге тарафыннан Казан шәһәре, Тихорецкая урамы, 26 нчы йорт адресы буенча урнашкан шәхси эшкуар И.А.Климовскаядан сыраны ваклап сатып алу буенча контроль чара үткәрелде


2
август, 2019 ел
җомга

2019 елның 1 августында уздырылган "Алкоголь" оператив-профилактик чарасы кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы бүлеге хезмәткәре, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече белән берлектә, тикшерү максатында башкарылган сатып алу барышында Нурлат шәһәре базары территориясендә спиртлы сыеклык сату фактын билгеләгән


19
июль, 2019 ел
җомга

Административ тикшерү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре "Халык контроле" ДМС системасына килгән гражданин гаризасы буенча Нурлат шәһәренең "Сыйфат" кибетендә контрольлек чарасы үткәрде


10
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Лицензиясез алкогольле продукция сату турында "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына урнаштырылган шикаять расланды

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына килгән шикаять нигезендә Чаллы шәһәренең җәмәгать транспорты тукталышларында урнашкан сәүдә объектларында сыра һәм сыра эчемлекләрен сатуның 2 очрагын ачыклады. 100 литрдан артык сыра продукциясе законсыз әйләнештән алынды


9
июль, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның июлендә Менделеев районы буенча "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына тиешле документларыннан башка сыра һәм сыра эчемлекләрен сату мәсьәләсе буенча 3 мөрәҗәгать килгән, шуларның берсе расланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International