2021 елның 8 июнендә, Казан территориаль органы карамагындагы Биектау муниципаль районына чыгу кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре тарафыннан кулланучылар белемен күтәрү, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинарлар үткәрелде.
2021 елның 8 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Арча районы КФҮ дәүләт бюджет учреждениесе филиалында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча халыкка консультация һәм агарту үткәрде.
2021 елның 8 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Пятерочка» кибете хезмәткәрләре һәм сатып алучылары белән кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән профилактик чаралар үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына кулланучы К. сатучының гамәлләренә карата шикаять белән мөрәҗәгать итте – сатучы кулланучының сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару турындагы таләбен үтәүдән баш тарта.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре «Тәмле» кибетендә кулланучылар базары мәсьәләләре буенча семинар үткәрде.
Семинар барышында катнашучыларга товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне куллану базары өлкәсендә, алкогольле продукцияне сату өлешендә, Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы закон һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде.
Көн саен, кибетләрдән сатып алганда, төрле хезмәтләрдән (медицина, торак-коммуналь, белем бирү һ.б.) файдаланып, эшләр башкару турында килешүләр төзегәндә, без барыбыз да кулланучы булуыбызны истә тотарга кирәк. Шуңа күрә үз хокукларыңны белү һәм алардан файдалана белү мөһим.
2021 елның 4 маенда, Казан территориаль органына караган Питрәч муниципаль районына чыгу кысаларында, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре кулланучылар белемен, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинарлар үткәрде.
2021 елның 4 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында булды.
«Күннән эшләнгән туфлилар сатып алдым, тик алар йөргәндә бик нык Шыгырдыйлар. Мин үземне «Здравствуйте, я ваша тетя!» фильмындагы Донна Роза итеп тоям. Бу очракта миңа нишләргә?» Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче ханым Яр Чаллы территориаль органына шундый сорау белән мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына гражданин В. сатучыга гарантия ремонтына бирелгән кәрәзле телефоны зарарлануга бәйле бәхәсле мәсьәләне хәл итүдә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте.