Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы Татарстан Арбитраж судына РФ КоАП 14.17.1 маддәсенең 2 өлеше нигезендә шәхси эшмәкәрне җаваплылыкка тартуны таләп итеп мөрәҗәгать итте. Сәбәбе – рөхсәт документациясеннән башка алкоголь сату фактларын ачыклау.
Үсеп килүче буынның хокукый грамоталылыгын арттыру максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Чистай Выселка урта гомуми белем бирү мәктәбендә 10 сыйныф укучылары өчен кулланучылар белемнәре нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес оештырды.
«Җиңү тәрәзәләре» - Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан үткәрелә торган традицион акция. Бөтен ил буйлап кешеләр Ватан Геройларын искә алу һәм бер үк вакытта өйдә дә, урамнарда да үзенчәлекле атмосфера булдыру өчен, 9 майга тәрәзәләрне бизиләр. Түбән Камада шулай ук «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясе старт алды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Саба муниципаль районының «Балкыш» үзәгендә ял итүчеләр белән әңгәмә үткәрде.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Л» кафесында гражданинның алкоголь продукциясен законсыз сату факты ачыкланды. Тартып алынган продукциянең гомуми күләме 132 шешә (69,35 литр) тәшкил итте.
Әтнә муниципаль районының Көңгәр авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров катнашында гражданнарны кабул итү булды.
Халыкка алда торган кабул итү турында белдерүләр аша хәбәр ителгән иде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Чистай шәһәренең «Модная обувь» кибетендә Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды.
Кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәре үз эшчәнлеген Кукмара районы территориясендә алып баручы «Балкыш» ҖЧҖ сәүдә объектында профилактик визит үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Болгар шәһәре җирле үзидарә органнары белгечләре кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен карадылар. Сатып алучы соравы буенча «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 25 маддәсе аңлатылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Алабуга муниципаль районының Гари авылында урнашкан азык-төлек кибетендә укыту семинарын уздырдылар.