ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Алсу Хөснетдинова, контроль-инспекция бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты Светлана Иванова белән берлектә Югары Ослан районының Печище авылында гражданнарны кабул итте.  Чарада Югары Ослан районының Печище авыл җирлеге башлыгы да катнашты.

Тэги: гражданнарны кабул итү

Газ счетчиклары һәр йортта һәм һәр фатирда коммуналь хезмәтләргә дөрес түләү өчен кирәкле прибор булып тора. Газ куллануның айлык күрсәткече аларның төзеклегенә бәйле.

Законнарны аңлату максатында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәре Гөлназ Шакирова «Шанс» кибетендә чара оештырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

11
апрель, 2025 ел
җомга

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең хокукый грамоталылыгын һәм мәгълүматлылыгын арттыру максатларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Татарстан Республикасында «Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Чистай шәһәр җирле иҗтимагый оешмасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча чара үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2025 елның 10 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органының контроль-инспекция бүлеге хезмәткәре Кадрия Галиева «Инспектор» кушымтасында шәхси эшмәкәр белән Баулы шәһәрендә контрольдә тотылучы затның эшчәнлеген башкару урыны буенча консультация үткәрде.

Тэги: профилактик визит

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Саба районы Мичән мәктәбенең 6-9 сыйныф укучылары өчен, кулланучылар белеме нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының сәүдә объектларында кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын арттыру буенча семинарлар үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Буа муниципаль районында контрольдә тотылучы затлар инициативасы белән профилактик визитлар уздыру дәвам итә. Эшмәкәр заявкасы буенча, Яшел Үзән территориаль органының контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-экспертлары Гүзәл Гайнуллина һәм Лилия Эргашева «Инспектор» мобиль кушымтасын кулланып профилактик визит үткәрделәр. 

Тэги: профилактик визит

Консультация өстәле вакытында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгеченә шәһәрдә яшәүче хатын-кыз, тиешле сыйфатлы товарны кире кайтару өлешендә законнарга аңлатма бирүне сорап мөрәҗәгать итте.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

10
апрель, 2025 ел
пәнҗешәмбе

2025 елның 10 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Корноухово авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте. 

Тэги: гражданнарны кабул итү

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Мөслим муниципаль районында комплекслы чаралар уздырды. Эш сәфәре кысаларында берничә сәүдә объектын колачладылар, кулланучылар белән очрашулар оештырдылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International