Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Саба районы Мичән мәктәбенең 6-9 сыйныф укучылары өчен, кулланучылар белеме нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының сәүдә объектларында кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын арттыру буенча семинарлар үткәрде.
Буа муниципаль районында контрольдә тотылучы затлар инициативасы белән профилактик визитлар уздыру дәвам итә. Эшмәкәр заявкасы буенча, Яшел Үзән территориаль органының контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-экспертлары Гүзәл Гайнуллина һәм Лилия Эргашева «Инспектор» мобиль кушымтасын кулланып профилактик визит үткәрделәр.
Консультация өстәле вакытында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгеченә шәһәрдә яшәүче хатын-кыз, тиешле сыйфатлы товарны кире кайтару өлешендә законнарга аңлатма бирүне сорап мөрәҗәгать итте.
2025 елның 10 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Корноухово авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Мөслим муниципаль районында комплекслы чаралар уздырды. Эш сәфәре кысаларында берничә сәүдә объектын колачладылар, кулланучылар белән очрашулар оештырдылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Гөлназ Шакирова Балтач урта мәктәбендә Кулланучылар белеме нигезләре буенча дәрес үткәрде.
Чараның максаты - укучыларда үз хокукларын яклауда ышаныч тәрбияләү. Кулланучылар хокукларын яклау системасының үтемлелеге турыдан-туры һәр гражданның белемле булуына бәйле.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгеч-эксперты Розалия Сафинаның бабасы – Бөек Ватан сугышында катнашучы турында сөйләрбез.
Шакиров Фәттах Шакирович сугышның беренче көннәрендә үк фронтка алына. Аның биш баласы калган, кечесенә нибары 13 көн була. Балалары әтиләрен бүтән бер тапкыр да күрмиләр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Болгар шәһәренең күпфункцияле үзәгендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм алкоголь продукциясен сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча консультация өстәле уздырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре, Саба муниципаль районының Измә авыл җирлеге башлыгы катнашында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә керә торган мәсьәләләр буенча халыкка консультация ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул иттеләр.