Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәрендәге Хезмәт ветераннары пансионатында ял итүчеләр өчен чара үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече шәхси эшмәкәрлек предприятиесенең сәүдә объектында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законын аңлатып, укытуу семинары үткәрде.
Гражданнарның кулланучылар буларак хокукларын яклау ысулларын һәм механизмнарын аңлату өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре даими рәвештә профилактик чаралар үткәрә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Питрәч районының Белки авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте. Чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкның грамоталылыгын арттыру.
«Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» процесслы чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы һәм Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты хезмәткәрләре Тәтеш шәһәренең сәүдә объектлары хезмәткәрләре өчен чаралар үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Базарлы Матак авылында «Строймаг» кибете сатучылары өчен кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын арттыруга юнәлдерелгән укыту семинары үткәрде.
Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре «Сады» базарында эшләүче эшмәкәрләр белән укыту очрашулары уздырды. Бу семинарлар сатып алучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча МЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре «Я» ҖЧҖ карамагындагы «В» буфетында алкоголь продукциясе сату кагыйдәләрен бозуны ачыклаган. Продукция, сатучы тарафыннан төргәкне ачмыйча сатылган һәм сатып алучы аны алып чыгып киткән, ә бу тыела.
Әлмәт территориаль органы белгечләре Лениногорск шәһәренең күпфункцияле үзәгендә консультация өстәле оештырдылар. Кабул итү барышында гражданнар кулланучылар буларак үз хокуклары турында сораулар бирделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре, халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатларында, Әтнә районы күпфункцияле үзәгендә гражданнар өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча консультация өстәле оештырдылар.