Сатуның дистанцион ысулы - ваклап сату-алу шартнамәсе, ул кулланучының сатучы тәкъдим иткән товарның каталоглар, проспектлар, буклетлар, фотосурәтләр, элемтә чаралары яисә мондый шартнамә төзегәндә кулланучының товар белән йә товар үрнәге белән турыдан-туры танышу мөмкинлегеннән мәхрүм итә торган ысуллар ярдәмендә товарның тасвирламасы белән танышуы нигезендә төзелгән. Мондый ысул уңайлы һәм отышлы. Еш кына турыдан-туры танышмыйча дистанцион рәвештә сатып алына торган товарларның бәясе стационар сәүдә ноктасындагы шундый ук товарларга караганда түбәнрәк була.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Кадрия Галиева «Инспектор» мобиль кушымтада видеоконференцэлемтә ярдәмендә Баулы районындагы «Айгөл» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә карата профилактик визит үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов 137 нче мәктәптә 6 нчы сыйныф укучылары өчен «цифрлы ликбез» агарту проекты кысаларында Цифрлы грамоталылык һәм киберкуркынычсызлык дәресе үткәрде. Дәреснең төп максаты – укучыларны онлайн-мошенниклыкның төрле төрләрен танырга һәм үзләренең шәхси мәгълүматларын һәм аккаунтларын якларга өйрәтүдән гыйбарәт иде.
Нәүрүз - төрки халыклар тарафыннан билгеләп үтелә торган иң борынгы язгы бәйрәмнәренең берсе. Аның атамасы фарсычадан «яңа көн» дип тәрҗемә ителә.
Бу бәйрәм язгы көн белән төн тигезләшү көненә туры килә һәм табигатьнең яңаруын, яктылыкның караңгылыкны, җылылыкның салкынны һәм яхшылыкның явызлыкны җиңүен символлаштыра.
КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицеенда традицион «Россия – минем офыкларым» һөнәри юнәлеш бирүче сыйныфтан тыш дәрес узды.
Лицей укучылары алдында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Светлана Заботина, Татарстан Республикасының «Кулланучылар хокукларын яклау» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Юлия Нигъмәтуллина чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының Коморхуҗа авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә авыл һәм аның тирәсендәге авыллар гражданнары килде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Алабуга территориаль бүлеге белән берлектә Алабуга муниципаль районының 8 нче урта гомуми белем мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары һәм укытучыларның педагогик составы өчен сыйныфтан тыш дәрес үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча МЭБ һәм ПК бүлегеннән тикшерү материалы килгән. Анда «Н» кунакханә комплексында шәхси эшмәкәр тарафыннан алкоголь продукциясен законсыз сату факты ачыкланганлыгы күрсәтелә. Тартып алынган алкогольле продукциянең гомуми күләме - 2 төрле 48 шешә сыра тәшкил итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Коморхуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбендә Кулланучылар хокукларын яклау буенча факультатив дәрес үткәрделәр.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар тәмамлана. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «Пушкин урамында»гы сәүдә үзәге территориясендә кулланучылар өчен акция үткәрделәр.