Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Венера Өметбаева контроль-инспекция бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты Светлана Иванова белән бергә Түбән Ослан урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары өчен кулланучылар грамоталылыгы дәресе үткәрделәр.
Бүген Биектау муниципаль районында гавами тыңлаулар узды.
2024 елда контроль-инспекция һәм профилактика чаралары нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Татарстан Республикасының Әтнә районы сәүдә объектларында сатучылар өчен укыту семинары үткәрделәр.
Эшмәкәрләр һәм сатучылар белән эшләү беренче чиратта эшмәкәрләргә федераль законнар, муниципаль хокукый актлар нормалары, шулай ук аларны бозган өчен санкцияләр турында мәгълүмат бирүгә, кулланучылар базарында эшләгәндә законнарның барлык таләпләрен үтәү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Лилия Степанова кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территориаль бүлеге вәкиле Эльвира Хәсәнова белән берлектә, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышлап, эшмәкәрләр өчен консультация өстәле уздырды.
«Сарман» газетасы редакциясендә, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган, укучылар белән «туры элемтә» булды. «Туры элемтә»дә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Евгения Чернова һәм газетаның баш мөхәррире Альбина Сабирова катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты Ирина Галимова халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Теләче районы бүлегендә гражданнар өчен чара оештырды. Катнашучылар белән кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге проблемалы тормыш хәлләре һәм алардан закон нигезендә чыгу турында фикер алыштылар.
Казан шәһәре Башкарма комитетында җәмәгать туклануы предприятиеләре белән җәйге кафелар һәм җәйге верандалар урнаштыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Чарада 80нән артык җәмәгать туклануы предприятиеләре вәкиле катнашты. Чара барышында эшмәкәрләргә оешмаларның эстетик күренешен тәэмин итәргә, шулай ук җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәткәндә һәм алкоголь продукциясен сатканда барлык нормаларны һәм таләпләрне тайпылышсыз үтәргә тәкъдим ителде.
«К» кунакханәсе комплексында шәхси эшмәкәрнең алкоголь продукциясен законсыз сату фактын ачыкладылар. Тартып алынган алкогольле продукциянең гомуми күләме – 4 төрле 94 шешә сыра.
Түбән Каманың «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Кулланучылар хокукларын яклауның актуаль мәсьәләләре буенча очрашу узды. Очрашуны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Түбән Кама районындагы территориаль бүлеге хезмәткәрләре оештырды. Ике дәүләт органы өлкән яшьтәге гражданнарга товарлар һәм хезмәтләр сатып алганда аларның хокукларын яклау ысуллары турында мәгълүмат бирү өчен көчләрен берләштерде.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә кулланучылар грамоталылыгын арттыру - җирле үзидарә органнарының максатларының берсе. Кулланучылар хокукларын яклау чараларын гамәлгә ашыру вәкаләтләре «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 44 маддәсендә беркетелгән. Муниципалитетлар кулланучылар шикаятьләрен карарга, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация бирергә, ә хокук бозулар ачыкланганда, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезендә, тиешле вәкаләтле федераль башкарма хакимият органнарына хәбәр итәргә хокуклы.