ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2025 ел
чәршәмбе

2025 елда Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне «тотрыклы яшәү рәвешенә Гадел күчү»шигаре астында узачак. Тотрыклы яшәү рәвешенең төп аспектларыннан берсе булып экологик чиста һәм файдалы продукция сайлау, шулай ук табигатькә зыян китерми торган ресурсларны акыллы куллану тора.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында Затон бистәсе китапханәсе территориясендә кулланучылар өчен консультация өстәле эшләде. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре Альбина Хафизова оештырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан КФУның Яр Чаллы филиалы Югары икътисад мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре икътисад бүлеге студентлары белән очрашты.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече «Скарлетт» кибетендә Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча консультация өстәле оештырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова «Солнышко» сәүдә объекты (Балтач районы) хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча уку семинары үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Куллану өлкәсендә өлкән буынның хокукый грамоталылыгын арттыру һәм Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен бәйрәм итү уңаеннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы әйдәүче белгеч-эксперты Флорит Минһаҗев «Актаныш ветераннар йорты» клубында катнашучылар белән очрашу үткәрде. Очрашу барышында кулланучылар сәүдә өлкәсенә кагылышлы сораулар буенча тәфсилле консультация алдылар.

Тэги: кулланучылар хокукы

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында 2 нче лицееның 8 нче сыйныф укучылары өчен класс сәгате үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Раушания Бәдретдинова һәм Дания Фәхретдинова Түбән Кама шәһәренең 33 нче урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары өчен класс сәгате үткәрделәр. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Әлеге вакыйга уңаеннан Балык Бистәсе районының 1 нче гимназиясендә укучылар өчен семинар үткәрелде. Очрашуны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова үткәрде. Чара укучыларның кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә хәбәрдарлыгын арттыруга, дөрес кулланучылар тәртибе күнекмәләрен һәм үз мәнфәгатьләрен яклау сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән иде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач муниципаль районының Түнтәр авылында чираттагы күчмә кабул итү үткәрделәр.

Тэги: гражданнарны кабул итү

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International