Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Арча муниципаль районының Яңа Кенәр авыл җирлегендә гражданнарны кабул иттеләр. Чара Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә керә торган мәсьәләләргә багышланган иде.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Совет районының «Бердәм Россия» партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә «Тормыш сөючеләр» проекты кысаларында өлкән буын кешеләре өчен түгәрәк өстәл узды.
Зәй муниципаль районының Кадыйр урта мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре оештырган чара узды. Эльвира Милочкина һәм район ветераннар Советы Рәисе Алексей Алексеев Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында 7 нче сыйныф укучылары өчен мавыктыргыч дәрес үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнодзор идарәсе белгечләре Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Нурлат шәһәрендәге 3 нче мәктәпнең 9-10 сыйныф укучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча укыту чарасы үткәрделәр.
«Кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» процесслы чаралар комплексын үтәү йөзеннән, Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре өчен комплекслы күчмә чаралар оештырып, җирле үзидарә органнары белгечләре белән очрашалар. Әлеге очрашулар барышында җирле үзидарә органнары белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча укулар үткәрелә.
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 38 китапханәдән тора: шуларның 36сы авыл китапханәләре-филиаллар, үзәк китапханә һәм үзәк балалар китапханәсе.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре үзәк китапханә базасында консультация өстәле оештырды.
Нәтиҗәле кулланучылар базарын үстерү - кулланучылар базарында товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә дөрес таләпләр куючы, намуссыз сатучыларга һәм башкаручыларга, сыйфатсыз товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә карата килешмәүчән таләпчән кулланучы тәрбияләүдән башка мөмкин түгел.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре «Магнит у дома» кибете сатучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны үтәү мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрделәр.
Хөрмәтле коллегалар, кадерле хатын-кызлар!
Сезне чын күңелдән Халыкара хатын-кызлар көне - 8 Март белән котлыйм! Бу бәйрәм яз, матурлык һәм илһам символы, ул безгә һәрберегезнең көчлелеге, зирәклеге турында искә төшерә.
Сез безнең уртак эшебезгә зур өлеш кертәсез. Сезнең хезмәт сөючәнлегегез, игелегегез һәм кайгыртучанлыгыгыз аркасында без яңа үрләргә ирешәбез һәм ышаныч белән алга барабыз.
Бу көн сезгә шатлык, елмаю һәм җылы теләкләр китерсен. Тормышыгыз бәхет, мәхәббәт һәм гармония белән тулсын. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм һәр башлангычыгызда уңышлар телим!
Бәйрәм белән, сөекле ханымнар!
Хөрмәт белән,
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов.
8 Март Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләренең әниләре шәһәрдә уздырылган бәйрәм концертында булдылар, анда Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев та булды.