Эчәргә яраклы шешәгә тутырылган суның һәм алкогольсез эчемлекләрнең кулланучылар дегустациясе
14.06.2012

          Җәй башында, су һәм алкогольсез эчемлекләр темасы бик актуаль булганда, ТРның Дәүләт алкоголь инспекциясе шушы продукцияләрнең кулланучылар дегустациясен үткәрә. Бүгенге чараның максаты – төрле җитештерүчеләрнең эчәргә яраклы су һәм алкогольсез эчемлекләр үрнәкләрен чагыштыру, шул ук вакытта белгечләрнең суның конкрет үрнәкләренең кеше организмына тәэсир итүен бәяләү турындагы фикерләрен белү һәм аның нәтиҗәләрен кулланучыларга җиткерү. 
          Дегустациягә төрле җитештерүче предприятиеләрнең эчәргә яраклы суының 10 үрнәге һәм алкогольсез эчемлекләренең 6 үрнәге тәкъдим ителде. Әйтеп үтәргә кирәк, барлык үрнәкләр дә алдан лаборатор сынаулар үттеләр.          
           Эчәргә яраклы суның сыйфат проблемасы кеше тормышының бик күп төрле якларына кагыла. Билгеле булганча, халыкны чиста эчәргә яраклы су белән тәэмин итү проблемасы Россия Федерациясе хөкүмәте дәрәҗәсендә актив тикшерелә һәм безнең илнең иҗтимагый - сәнагать үсеше сәясәтенең беренчел юнәлешләренең берсе итеп билгеләнде. 2010 нчы елның 22 декабрендә Россия Федерациясе хөкүмәтенең 1092 нче номерлы карары белән эчәргә яраклы суның сыйфатын яхшыртуга һәм аны сак тотуга, халыкны шешәгә тутырылган су белән тәэмин итүгә, халыкның иң мөһим объектларына җибәрелә торган суны чистарту җиһазларын урнаштыруга, су объектларын, шулай ук эчәргә яраклы суны җитештерү процессына тәэсир итүче экосистемаларны саклауга, суның сыйфатын бөтен этапларда – сусаклагычтан алып кулланучыга кадәр – мониторинглау һәм тикшерү буенча бердәм федераль челтәр булдыруга юнәлтелгән “Чиста су” федераль максатчан программа кабул ителде.
         Татарстан Республикасы бай чимал базасына ия, шул исәптән су запасы буенча да. Эчәргә яраклы һәм минераль су табышлылык буенча ак аракыдан соң икенче урында тора.
          Республикада җитештерелүче эчәргә яраклы суның гомуми саныннан 18 проценты гына табигый чишмә һәм артезиан суы булып тора. Калган су чистартылган гына. ТРның Дәүләт алкоголь инспекциясе үткәргән мониторинг нәтиҗәләре буенча республика кибетләре киштәләрендә эчәргә яраклы шешәгә тутырылган суның 80нән артык төре тәкъдим ителгән. Ассортиментның шундый күп төрле булуы кешеләрне кызыксындыра, ә нинди суны сайларга соң? 
           Алкогольсез эчемлекләр буенча да күп кенә сораулар туа. Төрле-төрле җитештерүчеләр чыгарган алкогольсез эчемлекләр сыйфатына җитди игътибар юнәлтәсе килә, еш кына алар составында төрле азык-төлек өстәмәләре, химик ингредиентлар була, болар консервантлар, буяулар, тәмләткечләр. Бу өстәмәләр, бигрәк тә “бәйләмдә”, организмга нинди тәэсир ясый? Мондый эчемлекләр сусауны басмый һәм еш кына аллергия, сару кайнау уята.
          Дегустация алдыннан ТРның Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре халык арасында социологик сораштырулар үткәрде, анда республика буенча 1000 артык респондент катнашты.
          Эчәргә яраклы шешәгә тутырылганган суның мониторинг мәгълүматлары буенча, Казан халкы айга уртача 5тән 10 литрга кадәр сатып алынган шешәгә тутырылганган суны куллана, сораштырылучыларның чиреге 10нан 20 литрга кадәр су куллана. Респондентларның 14 % гына аена 5 литрдан кимрәк эчәргә яраклы суны сатып ала яки бөтенләй алмый.            Сораштырылучыларның яртысы диярлек сатып алынган шешәгә тутырылганган суны куллана. Сораштырылган кешеләрнең 40 %ты “краннан” алынган суны кайнатуны кулай күрә яки су чистартучы фильтр куллана. Ә 15 %ты чишмә суын яки кое суын кулайрак күрә.
          Эчәргә яраклы суны сайлау критериеләренә килгәндә, респондентларның күбесе (48,5%) җирле су җитештерүчеләрне кулайрак күрә. 44,5% артыгы минераль су куллануны, респондентларның 31,2 % алкогольсез эчемлекләрне, ә 24,3 % шешәгә тутырылган эчәргә яраклы суны кулай күрә. Су эчәргә яратучылар арасында сораштырылучыларның 37% газсыз суны кулай күрә, 5%на бу мөһим түгел. Күбесе газлы суны яхшырак күрә, өстәвенә аларның яртысы аз гына газландырылган су, ә икенче яртысы уртача газландырылган һәм көчле газландырылган су эчә (15% һәм 17% туры килә). Тикшерүләр барышында минераль һәм эчәргә яраклы суны ел фасылларына бәйле куллану үзенчәлекләре билгеле булды. Тикшерүләр буенча кулланылган су күләме язгы-җәйге вакытта арта. Шулай дип респондентларның 60% җавап биргән. Респондентларның 38%ты эчәргә яраклы суны куллану ел фасылына бәйле түгел дип саный.
           Сораштырылучыларның күбесе (76%) эчәргә яраклы һәм минераль суны ПЭТ-тарада сатып ала. 18% ты суны пыяла шешәдә ала. 5%на тара мөһим түгел.
           Безнең тикшерүләр буенча сораштырылучыларның 27% өчен эчәргә яраклы суның бәясе әһәмиятле, 17% суны массакүләм мәгълүмат чараларында аның рекламасы булу сәбәпле сайлый; 16% аның тәменә карап заказ бирә; респондентларның 13% суны составы буенча сайлый; тавыш бирүчеләрнең 11% теге яки бу суны уңайлы тутыру материалына яки шешә күләменә карап сайлый; һәм 5% гына тышкы кыяфәтенә игътибар итә.
          Дегустация нәтиҗәләре халыкның киң аудиториясенә кызык булсын дип, дегустациядә катнашу өчен республиканың куллану базарында шактый актив күрсәтелгән су һәм алкогольсез эчемлекләр төрләре сатып алынды. Татарстан Республикасының җитештерүче предприятиеләрендә үлчәп тутырылганнары да, шулай ук башка регионнардан кертелгән су һәм эчемлекләр үрнәкләре дә бәяләнәчәк һәм чагыштырылачак.
           Әйтергә кирәк, эчәргә яраклы шешәгә тутырылганган су һәм алкогольсез эчемлекләрне тикшерү нәтиҗәләре буенча үрнәкләрнең күбесе куелган таләпләргә туры килә. Әмма кайбер сынауларда теге яки бу күрсәткечләрнең норматив таләпләрдән зур булмаган тайпылулары ачыкланды.
   Шуның өстенә, эчәргә яраклы су җитештерүчеләрнең күбесе этикеткаларда конкрет суның чынбарлыктагы күрсәткечләрен түгел, ә норматив документларда беренче һәм югары категорияле су өчен каралган су составын күрсәтә. Бу кулланучының дөрес сайлап алу мөмкинлеген кыенлаштыра, ул үзенең тәме буенча, шулай ук сәламәтлегенә туры килгән продукцияне сайлый алмый.


артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International