Сосискаларга кулланучылар дегустациясе
15.03.2013

Россиядә яшәүчеләрнең туклану рационын колбаса ризыкларыннан, шул исәптән сосискалар яки сарделькалардан башка күз алдына да китереп булмый. Татарстан Республикасында ел әйләнәсендә ит һәм ит ризыкларын куллану күләме җан башына 70 кг чамасы тәшкил итә.
2012 елда ит ризыкларына бәяләр арту күзәтелде. Бигрәк тә ит консервлары (аларны җитештерү күләме кимеде) бәясе үсте. Аларның бәясе ел дәвамында 15 процентка артып, бер банка бәясе 54,2 сумга җитте. Бәя арту буенча икенче урында – сосиска һәм сарделькалар: боларының бәясе 11 процентка (яки килосы 298 сумга кадәр җитте), чи килеш ысланган колбасаларныкы исә – 10 процентка (яки килосы 580 сумга кадәр җитте) артты. Калган колбасалар бәясе бер ел эчендә 6 процентка кыйммәтләнде: пешереп ысланган колбасаларның килосы 493 сумга, пешерелгән – 280 сум, ярымысланган – 340 сум, чи килеш киптерелгән колбасаларның килосы 597 сумга җитте.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре үткәргән анкета нигезендә сорашып белешүдә 1500ләп респондент катнашты. Анкета нәтиҗәсендә сорашып белешүдә катнашкан татарстанлыларның 80 процентының колбаса ризыкларын даими кулланулары ачыкланды.
Колбаса ризыкларын сатып алучы респондентларның күпчелегенең – 30 процентының пешерелгән колбасаларга, 18 проценты – сосиска һәм сарделькалар, 22 проценты – чи килеш ысланган колбасалар, 15 процентының – пешереп ысланган һәм ярымысланган колбасаларга өстенлек бирүләре билгеләнде.
Сосиска һәм сарделькалар сатып алганда, республикада яшәүчеләрнең төп өлешенең – сорашып белешүдә катнашучыларның 60 процентының җирле җитештерүчеләр продукциясен, 39 процентының – читтән кертелгән продукцияне сайлап алырга тырышулары, ә инде респондентларның 1 процентының продукцияне җитештерү урынына әһәмият бирмәүләре билгеле булды.
Күп кенә респондентларның җирле җитештерүчеләр: ХЭ Р.М. Мотыйгуллин (Мамадыш ш.), “Чаллы ите” ААҖ продукциясе сыйфатына ышанулары ачыкланды. Кулланучылар билгеләп үткәнчә, җирле җитештерүчеләрнең продукциясендә төрле өстәмәләр, шул исәптән соя, консервантлар азрак, шул ук вакытта бәяләре “тешләми”, тәмле дә. Кулланучылар фикеренчә, җирле товарларда “химия” азрак һәм алар һәрвакытта диярлек “свежий”. 
Сатып алучыларның асылда сыйфатын алгы планга куеп (сорашып белешүдә катнашучыларның 38 проценты) әлеге продукцияне сатып алулары билгеләнде. Продукция бәясенә – сатып алучыларның 30 процентының, тәменә –11 проценты, таныш-белешләренең киңәшенә – 7 проценты, җитештерүченең танылган маркасына – 8 проценты, ГОСТ/ТУ га – сорашып белешүдә катнашучыларның 6 процентының игътибар бирүләре ачыкланды.
13 март көнне “Реал” гипермаркетының сәүдә залында колбаса ризыкларының әлеге төренә кулланучылар дегустациясенең беренче этабы булып узды. Әйтергә кирәк, сосискаларга халык дегустациясе сатып алучыларда бик зур кызыксыну тудырды һәм аларның актив катнашында үтте. Бүген сосискаларның шул ук үрнәкләрен компетентлы комиссия бәяләячәк (халык дегустациясе йомгаклары бирелә).
Комиссия хөкеменә 10 сосиска үрнәге тәкъдим ителде.
 
Сосискаларны ничек сайларга һәм аларның кайсылары сәламәтлек өчен зыянсызрак? Киңәшләр 
 
Сүз дә юк, күпчелегебез сосиска-сарделькаларны ярата. Тик сәламәтлегебезне кайгырту йөзеннән ничек тә зыянсызрак продукцияне (аны файдалы дип әйтеп булмый анысы) сайлап ала белергә тиешлегебезне дә онытмаска кирәк.
Сосискаларга килгәндә, ачык алсу яки караңгы төстәгеләрен алмагыз: чөнки беренче очракта буяулар күп салынган булса, икенчесендә – консервантлар бихисап. Соргылтрак алсу төстәге продуктны сайлагыз һәм дә төрелмәсенә күз салырга онытмагыз.
Сосиска сатып алгач, кечкенә генә тест уздырыгыз: аны эт яки мәчегезгә ашатып карагыз. “Дүрт аяклы дустыгыз” сыйдан баш тартса, димәк, сезгә дә шул юлны сайлап алуы кулайрак, дигән сүз.
Продукт этикеткасында, соя юк, дип язылган икән, составын тагы да игътибарлырак укып чыгыгыз: соя урынында анда еш кына азык җепселләре, клетчатка була. Әлбәттә, сәламәтлек өчен куркыныч түгел бу, тик ит ризыгы түгел икән, нигә шуның кадәр акча түләп маташырга?
Сосиска һәм сарделькаларның төрелмәләренә еш кына, тышы чын продукттан эшләнгән, дип язалар. Продуктны пешергәндә ертылса, димәк, ул чын түгел. Кыздыру яки кыска дулкынлы мичтә пешерү ысулы белән продуктта каррагинан микъдарын билгеләргә була. Сосиска бөрешсә яки күперсә, димәк, җитештерүче аллергия китереп чыгаруга сәләтле каррагинан матдәсен кызганмаган дигән сүз.
Артык тозлы продуктны ашарга ярамый: мондый сосискада натрий нитриты (сәламәтлек өчен бик зарарлы матдә) күп булырга мөмкин. Артык  йомшак булуы сосисканың асылда аксым өстәмәләреннән эшләнгәнлеген аңлата: ит катырак булырга тиеш.
Продуктны кулыгыз белән кысып карагыз. Колбаса ризыгында буяуның ни дәрәҗәдә күп булуын белү өчен аны тозлы суда пешереп алыгыз. Су алсу төскә кергән очракта, бу продуктны ашамагыз.
Крахмал микъдарын билгеләү дә авыр түгел: ризык кисәгенә бер тамчы йод тамызыгыз. Тамчы зәңгәр төскә керсә, колбасада крахмал күп, ә ит юк дәрәҗәсендә, дигән сүз.
Бәясе кыйммәт булу да ризыкның сыйфатлы икәнен аңлатмый әле. Сосиска, сарделькалардан яки теләсә кайсы башка ит ризыкларыннан агуланганда, кул кушырып утырмагыз. Шуны белеп торыгыз: мондый очракларда сез товар өчен түләнгән акчагызны кире кайтаруга гына түгел, сәламәтлегегезгә китерелгән зыянны, мораль зыянны каплауга да өмет итә аласыз.


артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International