Массакүләм мәгълүмат чаралары өчен

Хөрмәтле журналистлар!

Без Сездән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә килгән мөрәҗәгатьләргә игътибар белән карыйбыз. Җиткерелә торган сорауларга сыйфатлы җавап әзерләү максатында Сезнең мөрәҗәгать юллау тәртибен саклавыгыз сорала.

Массакүләм мәгълүмат чараларыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә сорау юллау тәртибе:

1) массакүләм мәгълүмат чараларыннан мөрәҗәгатьләр Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе исеменә җибәрелә;

2) мөрәҗәгатьләр җаваплы җитәкче (баш мөхәррир, баш мөхәррир урынбасары) имзасы белән редакция бланкында рәсмиләштерелә;

3) хат темасында "МАССАКҮЛӘМ МӘГЪЛҮМАТ ЧАРАСЫ ӨЧЕН СОРАТУ" дип язарга кирәк;

4) мөрәҗәгатьтә түбәндәгеләрне күрсәтергә кирәк:

• төп темасын (мөрәҗәгатьнең предметын);

• яктыртылуы өчен соратып алына торган мәгълүмат таләп ителә торган мәгълүмати сәбәпне;

• сораулар исемлеген;

• мәгълүмат бирүнең тиешле срокларын;

• редакциянең һәм корреспондентның элемтә мәгълүматларын (телефонын, электрон почта адресын);

5) мөрәҗәгатьләр эш көне дәвамында (8.30 сәгатьтән 17.30 сәгатькә кадәр) Pressa.Alcohol@tatar.ru электрон почтасы буенча кабул ителә. Мөрәҗәгатьнең алынуын раслау өчен телефон: 8 (843) 278-91-94;

6) сорауларга "Массакүләм мәгълүмат чаралары турында" Россия Федерациясе Законы нигезендә җавап бирелә.

Соңгы яңарту: 2019 елның 13 августы, 12:47

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International