Еш бирелә торган сораулар

Сәүдә объекты авылда, шәһәрара автобус тукталышы янәшәсендә урнашкан очракта алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензияне озайту җәһәтеннән чикләүләр бармы?

“Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” №171-ФЗ Законның 16 статьясындагы 2 пункты (18.07.2011 ел, №218-ФЗ Федераль закон ред.) нигезендә күздә тотылганча, шәһәр һәм шәһәр яны җәмәгать транспортының (гомуми файдаланудагы транспорт) барлык төрләрендә, аларның тукталыш пунктларында алкогольле продукцияне ваклап сату рөхсәт ителми. Шуны искәртеп үтәргә кирәк: РФ дә шәһәрнең шәһәр яны территориясе – шәһәр чиге (чите) тирәсендәге һәм түбәндәге максатлар өчен билгеләнгән: – шәһәр территориясен, шәһәр һәм авыл җирлекләре территорияләрен, шәһәрнең шәһәр яны зонасына керүче башка муниципаль берәмлекләрне үстерү өчен; – сәнәгать, коммуналь һәм склад объектларын, инженерлык, транспорт инфраструктуралары объектларын, бакча һәм бакча кооперативларын, халыкның ял урыннарын урнаштыру өчен; – авыл хуҗалыгын алып бару һәм саклагыч, санитария-гигиена функцияләрен үтәү өчен билгеләнгән җирләр ул. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты “Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең алкогольле продукция, сыра эчү, тәмәке тарту күләмен киметү һәм сәламәт тормыш рәвешен формалаштыру буенча өстәмә чаралар турында” 29.10.2010 ел, №867 карары нигезендә, Гражданнарның күпләп җыелу урыннарының һәм югары дәрәҗәдә хәвеф чыганакларның урнашу урыннарының якын-тирә территорияләрен билгеләү тәртибен раслады. Тәртипнең 2 пункты нигезендә, гражданнарның күпләп җыелу урыннары һәм югары дәрәҗәдә хәвеф чыганакларның урнашу урыннары исемлегенә шәһәр һәм шәһәр яны җәмәгать транспорты (гомуми файдаланудагы транспорт) тукталышлары да кертелде. Бу Тәртиптә шәһәр һәм шәһәр яны җәмәгать транспорты (гомуми файдаланудагы транспорт) тукталышлары төшенчәсе борылу мәйданчыкларыннан һәм транспортны кую өчен мәйданчыклардан (утырту мәйданчыклары белән бергә) торган, павильоннар һәм транспортның керүе өчен хәрәкәт полосасында “кесәләр” белән тәэмин ителгән һәм тәэмин ителмәгән пассажирларны утырту һәм төшерү урыннарын аңлата. Бу Тәртипнең 2 пунктында күрсәтелгән объектларның якын-тирә территорияләре Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре җирле үзидарә органнарының хокукый актлары нигезендә, объектларның җирләре территориясеннән сәүдә (җәмәгать туклануы) предприятиесе ишегенә кадәрге ераклык буларак билгеләнә. Бирелгән җирнең чиге булып җир кишәрлегенең чик сызыгы тора. Бу чикләр кадастр планнары (паспортлар) буенча билгеләнә. Югарыда бәян ителгәннәрдән шул килеп чыга: Сезнең сәүдә объектына карата тыю буенча нигезләмәләр җыелмасын кулланып булганда, алкогольле продукцияне сату, чынлап та, тыела дигән сүз.

Сораулар исемлегенә кире кайту

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International