Кадрлар сәясәте

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе – этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Россиядә бердәнбер башкарма хакимият органы.

25 ел эшләү дәверендә безнең хезмәткәрләр үз эшчәнлегенең әһәмиятен генә түгел, эчке базарның иң катлаулы сегментларының берсе – алкоголь базарын уңышлы контрольдә тоту мөмкинлеген дә раслады. Бу тармакта профессиональ кадрлар гына уңышлы эшли ала. Нәкъ менә шундый хезмәткәрләрне без көндәлек эшчәнлек процессында формалаштырабыз. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең яңа хезмәткәрләре мотивация системасын камилләштерү, һөнәри мәдәниятне формалаштыру һәм үстерү, яңа кабул ителгән хезмәткәрләрне укыту, остазлык, квалификация күтәрү курсларын узу нәтиҗәсендә һөнәри белемнәргә һәм осталыкка ия булалар. Кадрлар хезмәтенең төп тезисы - аның профессионал буларак формалашуына ирешүе. Хаталарны беркем дә кичерми, аларны булдырмау мөһим.

Татарстан Республикасы Дәүләт Алкоголь Инспекциясе Җитәкчесе Ж.Ю. Әхмәтханов.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International