РӘСӘЙКҮЛӘМ ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ

Гомумроссия гражданнарны кабул итү көнен үткәрү срокларын күчерү турында

Санитар-эпидемиологик хәлнең уңайсыз булуы сәбәпле, гомумроссия гражданнарны кабул итү көнен эпидемиологик хәлнең тотрыклылану чорына күчерү турында элек кабул ителгән карар гамәлдә.

Гражданнар өчен мәгълүмат

Татарстан Республикасының Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнеше һәм сыйфатына дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясендә һәм аның территориаль органнарында кабул итү түбәндәге адреслар буенча үткәрелә:

1) Казан шәһәре, Һ. Такташ ур., 94 йорт, кабул итүгә алдан язылу өчен телефоннар: (843) 278-92-00; 278-91-93;

2) Әлмәт шәһәре, Шевченко ур., 88 йорт, кабул итүгә алдан язылу өчен телефоннар: (8553) 33-67-02; 33-67-06;

3) Арча шәһәре, Банк урамы, 2а йорт, кабул итүгә алдан язылу өчен телефоннар: (84366) 3-28-79, 3-28-93;

4) Яшел Үзән шәһәре, Засорин ур., 9 йорт, кабул итүгә алдан язылу өчен телефоннар: (84371) 5-85-15,4-58-78;

5) Яр Чаллы шәһәре, ГЭС п., Корчагин бульвары, 2а йорт, кабул итүгә алдан язылу өчен телефоннар: (8552) 71-26-36, 71-43-03;

6) Түбән Кама шәһәре, Бызов ур., 20а йорт, кабул итүгә алдан язылу өчен телефоннар: (8555) 36-64-12, 36-63-76;

7) Чистай шәһәре, Бебель ур., 121д йорт, кабул итүгә алдан язылу өчен телефоннар: (84342) 5-15-50, 5-49-85.

Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнеше һәм сыйфатына дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Дәүләт инспекциясе компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:

1. Алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру.

2. Кулланучылар хокукларын тормышка ашыру, тәэмин итү һәм яклау буенча чараларны тормышка ашыру.

3. Кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмауга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру.

4. Алкогольле продукцияне ваклап сатуны лицензияләү.

5. Алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә дәүләт контролен тәэмин итүгә бәйле хисапларны, мәгълүматларны, белешмәләрне, декларацияләрне, башка документларны юридик зат төземичә оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр тарафыннан үз вакытында һәм дөрес итеп тапшырылуын контрольдә тотуны гамәлгә ашыру.

Гражданнарны кабул итү алдан язылу буенча гына башкарыла.

Шәхси кабул итү вакытында гражданин шәхесен таныклаучы документ күрсәтә.

 

Яңа коронавирус йогышлы (COVID-19) авыруы таралуга бәйле катлаулы эпидемиологик хәл шартларында гражданнарны кабул итүнең гомумроссия көнен үткәрү буенча тәкъдимнәр.

Гражданнар өчен мәгълүмат

1. Гражданнарны кабул итү югарыда күрсәтелгән телефоннар буенча алдан язылу буенча гына башкарыла.

2. Татарстан Республикасында агымдагы эпидемиологик ситуацияне исәпкә алып кабул ителгән чикләү чараларын үтәргә кирәк («Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында»Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.03.2020 ел, №208 карары).

3. Язма мөрәҗәгать бирелгән очракта, аны шәхси кабул итү вакытын кыскарту максатларында алдан әзерләргә киңәш ителә.

4. Шәхси кабул итү барышында социаль дистанцияне (1,5-2 метр) үтәргә, сулыш органнарын саклау чараларын (медицина яки гигиена битлекләре), перчаткалар кулланырга, кул гигиенасын үтәргә кирәк.

5. Шәхси кабул итүгә мөрәҗәгать иткәндә, җаваплы зат контактсыз термометр кулланып, гражданнарның тән температурасын мәҗбүри үлчәтәчәк. Көчле респиратор йогышлы (ютәл , төчкерү) авыруларны булдырмый торган башка тышкы билгеләр булган затларны ачыклаганда, аларны аерым керү юлы белән махсус бүлеп бирелгән бинага (алга таба – бина) йә «ашыгыч медицина ярдәме» машинасына, аларның торышын бәяләү һәм эпидемиягә каршы чаралар, шул исәптән изоляция һәм госпитализацияләү кирәклеге турында Карар кабул итү максатларында, табиб тарафыннан медицина тикшерүен оештыру өчен, хастаханәгә җибәрелә. Мөрәҗәгать итүчегә хезмәткәрләр өчен саклагыч изоляцияләнгән экран һәм сөйләшү җайланмасы булган очракта, бинада язма мөрәҗәгать бирү яисә хезмәткәрләр белән турыдан-туры кабул итү мөмкинлеге бирелергә мөмкин.

6. Шәхси кабул итү вакыты 15-20 минуттан да артмый.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International