Еш бирелә торган сораулар

Документлар нигезендә лицензияне озайту өчен “Росреестр”ның ТРдагы Идарәсендә теркәлгән бүлмәгә аренда килешүен тапшырырга кирәкме (01.07.2012 елгы яңа үзгәрешләргә бәйле рәвештә), әллә гариза тапшыру да җитәме?

“Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” 22 ноябрь, 1995 ел, №171-ФЗ Законның 16 статьясындагы 6 пункты нигезендә, авыл җирлекләрендә алкогольле продукцияне (сыра һәм сыра эчемлекләреннән тыш) ваклап сатучы оешма мондый максат өчен милектә, хуҗалык алып бару өчен бирелгән, оператив идарәдәге яки арендага бирелгән (срогы килешүдә билгеләнеп, бер ел һәм аннан күбрәк тәшкил иткән), гомуми мәйданы 25 квадрат метрдан ким булмаган стационар сәүдә объектларына һәм склад бүлмәләренә (әлеге закон нормасы 2012 елның 1 июлендә үз көченә керде) ия булырга тиеш. Димәк, алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензия срогы 2012 елның 1 июленнән чыккан икән, лицензияләүче органга бер елга һәм аннан күбрәк вакытка төзелеп, билгеләнгән тәртиптә теркәлгән аренда килешүен тапшырырга кирәк.

Сораулар исемлегенә кире кайту

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International