Еш бирелә торган сораулар

Салым органнарына бурычлы булган очракта алкогольле продукцияне ваклап сату хокукына лицензия бирүдән баш тартырга мөмкиннәрме?

Лицензиягә дәгъва кылучының салым буенча бурычы булган очракта (аз гына күләмдә булса да) лицензияләүче орган, “Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” 22 ноябрь, 1995 ел, №171-ФЗ Законның 19 статьясындагы 9 пункты нигезендә, лицензия бирүдән баш тартачак.

Сораулар исемлегенә кире кайту

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International