Еш бирелә торган сораулар

Гариза һәм кирәкле барлык документларны тапшырганнан соң алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензия күпме вакыт эчендә рәсмиләштерелә?

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең 4 июль, 2012 ел, №202 боерыгы белән расланган Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сатуны лицензияләү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламенты нигезендә, лицензия бирүне, лицензияне яңадан рәсмиләштерүне үз эченә алган дәүләт хезмәте күрсәтү срогы кирәкле барлык документлар белән бергә гаризаны теркәүгә алганнан соң 15 көннән артмый. Лицензиянең гамәлдә булу срогын озайтуны үз эченә алган дәүләт хезмәте күрсәтү срогы лицензиянең гамәлдә булу срогын озайту турында гаризаны теркәүгә алганнан соң 15 календарь көненнән артмый. Оешма тарафыннан тапшырылган документларга өстәмә рәвештә экспертиза үткәрергә кирәк булганда, әлеге срок экспертиза үткәрү чорына озайтыла, әмма күп дигәндә 30 календарь көненә генә (гаризаны карап тикшерүне озайту турында оешмага хәбәр итеп). Лицензиягә дәгъва кылучыларга һәм лицензиатларга гаризаларын карап тикшерү нәтиҗәләре турында оператив төстә хәбәр итү максатыннан чыгып, Алкоголь порталында (http://gosalcogol.tatar.ru, “Лицензияләү” бүлегендә “Алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензияне кайдан һәм ничек алырга?”) тапшырылган гаризаны карап тикшерү этаплары турында читтән торып мәгълүмат алу мөмкинлеге бар. Тиешле поляларга ИНН номерын һәм гариза номерын кертеп, Сез үзегезгә уңайлы теләсә кайсы вакытта гаризагызның кайсы этапта карап тикшерелүен белә аласыз. Системадан файдаланучыларга уңайлылык тудыру максатыннан шул ук бүлектә гаризаны карап тикшерү турында мәгълүматны карау буенча тәфсилле инструкция урнаштырылган.

Сораулар исемлегенә кире кайту

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International