Еш бирелә торган сораулар

19 статьяның 3.2 пунктындагы 3 пунктчасында: “Мөрәҗәгать итүче алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензия алу өчен лицензияләүче органга мөрәҗәгать итүченең милектә, хуҗалык алып бару өчен бирелгән, оператив идарәдәге яки арендага бирелгән (срогы килешүдә билгеләнеп, бер ел һәм аннан күбрәк тәшкил иткән) стационар сәүдә объектларына һәм склад бүлмәләренә ия булуын раслаучы документлар тапшыра”, диелгән. Моны нинди документлар белән расларга?

Стационар сәүдә объектлары күчемсез милек билгеләренә җавап бирә. Димәк, аңа хокуклар, аларның килеп чыгуы һәм туктатылуы, РФ ГК 131 статьясы нигезендә, күчемсез милеккә һәм аның белән алыш-бирешләргә хокукларның бердәм дәүләт реестрында дәүләт теркәвенә алынырга тиеш. Шул рәвешле мөрәҗәгать итүчеләрнең милектә, хуҗалык алып бару өчен бирелгән, оператив идарәдәге стационар сәүдә объектларына һәм склад бүлмәләренә ия булуларын раслаучы документлар булып күчемсез милеккә хокукларны дәүләт теркәвенә алу турында таныклыклар, аларның күчермәләре (хокукларны дәүләт теркәвенә алуны хәл итүче орган яки лицензияләүче орган раслаган яисә нотариуста расланган) тора. РФ ГК 651 статьясының 2 бүлеге нигезендә, бинаны яки корылманы арендага алу буенча бер елга һәм аннан күбрәккә төзелгән килешү дәүләт теркәвенә алынырга тиеш, һәм ул теркәүгә алынганнан соң гына төзелгән булып санала. №122-ФЗ Федераль законның 14 статьясындагы 1 пункты нигезендә, килешүләрнең һәм башка алыш-бирешләрнең дәүләт теркәвенә алынганлыгы алыш-бирешнең эчтәлеген чагылдырган документта махсус теркәү язуы белән раслана. Шул рәвешле мөрәҗәгать итүчеләр арендага алынган (срогы килешүдә билгеләнеп, бер ел һәм аннан күбрәк тәшкил иткән) стационар сәүдә объектларына һәм склад бүлмәләренә ия булуларын раслау өчен аренда килешүен (документларда теркәү язуы штампы белән расланган) яки аның күчермәсен (дәүләт теркәвенә алуны хәл итүче орган раслаган яки нотариуста расланган) тапшыра. РФ ГК нигезендә, субаренда килешүләренә дә аренда килешүләре турында кагыйдәләр кулланыла (законда яки башка хокукый актларда башкача күздә тотылмаганда). Мөрәҗәгать итүченең стационар сәүдә объектларына һәм склад бүлмәләренә ия булуын раслау өчен лицензияләүче органга югарыда күрсәтеп үтәлгән таләпләргә туры килүче субаренда килешүләрен тапшыру рөхсәт ителә.

Сораулар исемлегенә кире кайту

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International