Еш бирелә торган сораулар

Лицензия бирүдән баш тартуга нинди нигезләр гамәлдә булып килә?

Закон нигезендә баш тартуга түбәндәге нигезләр күздә тотылган: – оешманың документларда дөрес булмаган яки ялган мәгълүматлар тапшыруы; – оешманың салымнар, җыемнар, пенялар һәм салымнар һәм җыемнар турында Россия Федерациясе законын бозган өчен штрафлар түләү буенча бурычлы булуы һәм мондый бурычның лицензияләүче орган запросы буенча гомуми файдаланудагы мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләре, шул исәптән Интернет челтәре аша алынган, салым органының электрон документ рәвешендәге белешмәсе белән раслануы; – оешманың һәм (яки) аның сәүдә объектларының Татарстан Республикасында алкогольле продукцияне ваклап сатуны хәл итү өчен билгеләнгән таләпләргә туры килмәве; –       билгеләнгән күләмдә дәүләт пошлинасын түләмәү; –       документларны тулысынча тапшырмау.

Сораулар исемлегенә кире кайту

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International