Алкогольле продукциянең легальлеген шешәнең тышкы “кыяфәте” буенча белергә була – этикеткасы һәм контрэтикеткасы тигез ябыштырылырга, бөкесе борылып йөрмәскә, шешәсенә акциз маркасы яки махсус марка ябыштырылган булырга тиеш. Сатучы легаль җитештерелгән алкогольле продукциягә сатып алучының беренче таләбе буенча ук товарны озату документларын: товар-транспорт накладноен, ТТНга белешмә яки таможня декларациясенә белешмә (импорт продукциясе өчен) тапшырырга тиеш. Икенче вариант: 5-114-115 номерын җыеп, сатудагы алкогольле продукциянең легальлеген тикшерергә ниятләвегез турында операторга хәбәр итегез. Шуннан соң аңа шешәдәге теркәү номерын әйтегез. Алкоголь Татарстанда җитештерелгән булса, партия номеры шешә бөкесенә сугыла; республикадан читтә җитештерелгән булса – шешәгә (штрихкоды өстенә) сугыла. Өченче вариант: Шулай ук Интернет аша да мондый хезмәт күрсәтүдән файдаланырга була. Сервис ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталына (uslugi.tatar.ru) урнаштырылган.