“Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” 22 ноябрь, 1995 ел, №171-ФЗ Законның 2 статьясы нигезендә, алкогольле продукция – азык чималыннан эшләнгән этил спиртын һәм (яки) спиртлы азык продукциясен кулланып яки кулланмыйча җитештерелгән, әзер продукциянең 0,5 проценттан күбрәк микъдары этил спиртыннан торган азык продукциясе (РФ Хөкүмәте билгеләгән исемлек нигезендәге азык продукциясеннән тыш) ул. Алкогольле продукция спиртлы эчемлекләр (шул исәптән аракы), шәраб, җимеш шәрабы, ликерлы шәраб, күбекле шәраб (шампан шәрабы), шәраб эчемлекләре, сыра һәм аның нигезендә җитештерелә торган эчемлекләр төрләренә бүленә. “Алкогольсез сыра” дип аталган эчемлектә этил спирты микъдары әзер продукция күләменең 0,5 процентыннан кимрәк икән, мондый эчемлек алкогольле продукция категориясенә кертелми һәм аңа стационар булмаган сәүдә объектларында сатуны тыю буенча чикләүләр кагылмый.