Еш бирелә торган сораулар

Алкоголь сату өчен авыл кибетенең бер өлешен (8 кв.м) арендага алып торам. 2012 елның июленнән законга үзгәрешләр кертелү сәбәпле алкогольне сату өчен бина-бүлмәнең гомуми мәйданы 25 кв.метрдан ким булмаска тиеш. Миңа хәзер нәрсә эшләргә?

Чыннан да, 2012 елның 1 июленнән №171-ФЗ Законның 16 статьясындагы 6 пунктының 2 абзацы (18.07.2011 ел, №218-ФЗ Федераль закон редакциясендә)үз көченә керде. Анда авыл җирлекләрендә алкогольле продукцияне (сыра һәм сыра эчемлекләреннән тыш) ваклап сатучы оешмаларның мондый максат өчен милектә, хуҗалык алып бару өчен бирелгән, оператив идарәдәге яки арендага бирелгән (срогы килешүдә билгеләнеп, бер ел һәм аннан күбрәк тәшкил иткән), гомуми мәйданы 25 квадрат метрдан ким булмаган стационар сәүдә объектларына һәм склад бүлмәләренә ия булырга тиешлеге күздә тотылган. Законга каршы килеп булмый, Сезгә 25 кв.метр мәйданны арендаларга туры киләчәк, дигән сүз.

Сораулар исемлегенә кире кайту

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International