“Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” Федераль закон нигезендә, сатып алучының балигълык яшенә җитүенә шикләнгән очракта, сатучы аннан шәхесен раслаучы документ күрсәтүен таләп итүгә хокуклы. Документлар исемлеге РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының 15.04.2011 ел, №524 боерыгы белән билгеләнгән. Болар: 1. Россия Федерациясе территориясендә Россия Федерациясе гражданинының шәхесен раслаучы Россия Федерациясе гражданины паспорты. 2. Гомумгражданлык чит ил паспорты. 3. Россия Федерациясе гражданинының шәхесен раслаучы билгеле бер вакытка бирелгән таныклык. 4. Диңгезче паспорты (диңгезченең шәхесен раслаучы таныклык). 5. Дипломат паспорты. 6. Хезмәт урынында бирелгән (служебный) паспорт. 7. Россия Федерациясе хәрби хезмәткәренең шәхесен раслаучы таныклык яки гражданинның хәрби билеты. 8. Чит ил гражданины паспорты. 9. Россия Федерациясендә яшәүгә хокук бирүче документ (вид на жительство). 10. Россия Федерациясендә вакытлыча яшәүгә рөхсәт. 11. Качык таныклыгы. 12. Россия Федерациясе территориясендә вакытлыча сыену урыны бирү турында таныклык.