Көмешкә саткан өчен ТР КоАП 2.8 статьясы нигезендә 3000 нән 5000 сумга кадәр штраф рәвешендә административ җаваплылык күздә тотылган. Хәзерге вакытта штрафларны арттыру турындагы мәсьәлә карала. Лицензиясез эшчәнлек өчен ТР КоАП 14.1 статьясының 2 өлеше нигезендә гражданнарга 2 дән 2,5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 4 тән 5 мең сумга кадәр, юридик затларга 40 тан 50 мең сумга кадәр штраф рәвешендә (конфискация белән) административ җаваплылык күздә тотылган.