Еш бирелә торган сораулар

2012 елның 1 июленнән шәһәр җирлекләрендә алкогольле продукцияне ваклап сатуга карата аерым таләпләр ягыннан 22 ноябрь, 1995 ел, №171-ФЗ Федераль законга үзгәрешләр үз көченә керде. Шәһәр җирлекләре, дигән төшенчәне аңлатсагыз иде. Бу төшенчәгә нәрсәләр керә?

Шәһәр һәм авыл җирлекләре, дигән терминнар “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында” 06.10.2003 ел, №131-ФЗ Федераль законда китерелгән. Әлеге Законның 2 статьясындагы өлеше нигезендә: шәһәр җирлеге – җирле үзидарә турыдан-туры халыкның үзе һәм (яки) сайлап алынулы һәм башка җирле үзидарә органнары тарафыннан хәл ителә торган шәһәр яки бистә ул. Шул рәвешле шәһәр җирлекләренә, шәһәрләр белән беррәттән, авыл җирлекләре булып тормаучы бистәләр, мәсәлән: шәһәр тибындагы бистәләр, эшчеләр бистәләре һ.б керә.

Сораулар исемлегенә кире кайту

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International