“Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” 22.11.1995 ел, №171-ФЗ Федераль законның 16 статьясындагы 6 пункты нигезендә, сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сатучы оешмалар һәм хосусый эшмәкәрләр мондый максат өчен контроль-касса техникасына ия булырга тиеш (федераль законда башкача билгеләнмәгәндә). Әлеге таләпләр, җәмәгать туклануы хезмәте күрсәткәндә, оешмалар һәм хосусый эшмәкәрләр тарафыннан сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сатуга кагылмый. Шуның белән бергә, “Тере акча белән исәп-хисап ясаганда һәм (яки) түләү карталары белән исәп-хисап ясаганда контроль-касса техникасын куллану турында” 22.05.2003 ел, №54-ФЗ Федераль законның 2 статьясындагы 2.1 пункты нигезендә билгеләнгәнчә, Россия Федерациясе Салым кодексының 346.26 статьясындагы 2 пунктында билгеләнгән эшмәкәрлек эшчәнлеге төрләрен хәл итүдә эшчәнлекнең аерым төрләре өчен алдан йөкләнгән керемгә бердәм салым түләүчеләр булып торучы оешмаларның һәм хосусый эшмәкәрләрнең, сатып алучы (клиент) таләбе буенча документ (тиешле товар ( башкарылган эш, күрсәтелгән хезмәт) өчен акча алуны раслаучы товар чегы, квитанция яки башка документ) тапшырганда, контроль-касса техникасын кулланмыйча гына тере акча белән һәм (яки) түләү карталары белән исәп-хисап ясый алулары күздә тотылган. Шул рәвешле алдан йөкләнгән керемгә бердәм салым түләүчеләр тере акча белән исәп-хисап ясау һәм сатып алучыларның (клиентлар) таләбе буенча документ (тиешле товар, башкарылган эш, күрсәтелгән хезмәт өчен) тапшыру өчен контроль-касса техникасын кулланыргамы-юкмы икәнен үзләре сайлап алуга хокуклы.