Еш бирелә торган сораулар

Хосусый эшмәкәрләргә сыра сату өчен бина-бүлмә мәйданы (шәһәрдә 50 кв.м.) буенча таләпләр кагыламы?

“Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” 22.11.1995 ел, №171-ФЗ Федераль законның 16 статьясындагы 6 пункты нигезендә, сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сатучы оешмалар һәм хосусый эшмәкәрләр мондый максат өчен милектә, хуҗалык алып бару өчен бирелгән, оператив идарәдәге яки арендага бирелгән стационар сәүдә объектларына һәм склад бүлмәләренә ия булырга тиеш. Законда сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сатуда бина-бүлмә мәйданына карата таләпләр күздә тотылмаган.

Сораулар исемлегенә кире кайту

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International