2012 елның 1 июленнән сыра һәм аның нигезендә җитештерелә торган сыра эчемлекләре алкогольле продукциягә керә. Шәһәр һәм шәһәр яны җәмәгать транспортының (гомуми файдаланудагы транспорт) барлык төрләренең тукталыш пунктларында, ягулык салу станцияләрендә алкогольле продукцияне ваклап сату рөхсәт ителми (“Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” 22.11.1995 ел, №171-ФЗ Федераль законның 16 статьясындагы 2 пункты).