2012 елның 1 июленнән сыра һәм сыра эчемлекләре алкогольле продукциягә керә. Сыраны ваклап сатуны юридик затлар да, хосусый эшмәкәрләр дә хәл итә ала. Эшчәнлекнең әлеге төре лицензияләнми. Сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сатучы хуҗалык итү субъектлары өчен 2012 елның 1 гыйнварыннан әлеге продукцияне сату күләмнәрен декларацияләү кертелде. Декларацияләр тапшыру тәртибе һәм аларның формасы “Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү, әйләнеше һәм (яки) аннан файдалану күләме турында декларацияләр тапшыру хакында”09.08.2012 ел, №815 Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән билгеләнгән. 2013 елның 1 гыйнварыннан, алкогольсез сырадан (этил спирты микъдары 0,5 процентка кадәр булган) тыш, стационар булмаган сәүдә объектларында һәм төнлә (22.00 дән 10.00 сәгатькәчә) сыра сатуны тыю гамәлдә булып килә. Сыра һәм сыра эчемлекләрен сатучы товарны озату документларына: товар-транспорт накладноена һәм тиешенчә рәсмиләштерелгән товар-транспорт накладноена белешмәгә (А һәм Б бүлекләр) ия булырга тиеш. Моннан тыш: алкогольле продукцияне (сыра һәм сыра эчемлекләреннән тыш) авыл җирлекләрендә ваклап сатучы оешмалар 2012 елның 1 июленнән мондый максат өчен милектә, хуҗалык алып бару өчен бирелгән, оператив идарәдәге яки арендага бирелгән (срогы килешүдә билгеләнеп, бер ел һәм аннан күбрәк тәшкил иткән) гомуми мәйданы 25 квадрат метрдан ким булмаган стационар сәүдә объектларына һәм склад бүлмәләренә, шулай ук контроль-касса техникасына ия булырга тиеш. Алкогольле продукцияне (сыра һәм сыра эчемлекләреннән тыш) шәһәр җирлекләрендә ваклап сатучы оешмалар 2012 елның 1 июленнән мондый максат өчен милектә, хуҗалык алып бару өчен бирелгән, оператив идарәдәге яки арендага бирелгән (срогы килешүдә билгеләнеп, бер ел һәм аннан күбрәк тәшкил иткән) гомуми мәйданы 50 квадрат метрдан ким булмаган стационар сәүдә объектларына һәм склад бүлмәләренә, шулай ук контроль-касса техникасына ия булырга тиеш. Сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сатучы оешмалар һәм хосусый эшмәкәрләр мондый максат өчен милектә, хуҗалык алып бару өчен бирелгән, оператив идарәдәге яки арендага бирелгән стационар сәүдә объектларына һәм склад бүлмәләренә, шулай ук контроль-касса техникасына ия булырга тиеш (федераль законда башкача күздә тотылмаганда). Алкогольле продукцияне сатуга кагылышлы барлык мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә һәм аның территориаль органнарына мөрәҗәгать итәргә була (ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе телефоны: (843) 278-92-00). Белешмә өчен: “Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” Федераль законның 16 статьясындагы 2 пунктның 2 абзацы нигезендә, балалар, мәгариф, медицина оешмаларында, спорт корылмаларында, аларның якын-тирә территорияләрендә алкогольле продукцияне (шул исәптән сыра) ваклап сату рөхсәт ителми. Җәмәгать транспортының (шәһәр һәм шәһәр яны) тукталыш пунктларында, ягулык салу станцияләрендә, күпләп һәм ваклап сату базарларында, вокзалларда, аэропортларда, гражданнарның башка күпләп җыелу урыннарында һәм Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары тарафыннан билгеләнгән югары дәрәҗәдә хәвеф чыганакларының урнашу урыннарында алкогольле продукцияне сатуга шундый ук тыю гамәлдә булып килә. Әлеге чикләүләр аларның якын-тирә территорияләренә дә кагыла. Алкогольле продукцияне ваклап сату тыелган социаль-мәдәни объектларның урнашу урыннарының, гражданнарның күпләп җыелу урыннарының һәм югары дәрәҗәдә хәвеф чыганакларының урнашу урыннарының якын-тирә территорияләрен билгеләү тәртибе (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 29.10.2010 ел, №867 карары белән расланган) нигезендә, якын-тирә территорияләр Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре җирле үзидарә органнарының хокукый актлары белән билгеләнә. “Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын чикләүне билгеләү турында” 22.11.2010 ел, №80-ТРЗ ТР Законы нигезендә, 22.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькәчә алкогольле продукцияне ваклап сатуны тыю гамәлгә кертелде (бар, кафе, рестораннардан тыш).