Еш бирелә торган сораулар
Чтобы защитить себя от недобросовестных потребителей, необходимо четко придерживаться норм законодательства, например, в случае поступления претензии в течение гарантийного срока, проводить экспертизу продавцу. Но если в результате экспертизы товара будет установлено, что недостатки возникли по вине потребителя, он обязан возместить продавцу расходы на экспертизу. Заключения экспертизы, которую проводил потребитель по своей инициативе, можно оспорить в судебном порядке. Все процедуры рекомендуем оформлять в письменной форме, чтобы было чем мотивировать в суде. Кроме того, в суде Вы вправе использовать свидетельские показания. Если у вас часто возникают судебные разбирательства, стоит задуматься о юридическом сопровождении вашей деятельности.
Намуссыз кулланучылардан саклану өчен иң элек закон нормаларын төгәл үтәргә, әйтик, гарантия срогы дәвамында дәгъва кергән очракта сатучы тарафыннан экспертиза үткәрергә кирәк. Әмма товарга экспертиза ясау нәтиҗәсендә җитешсезлекләрнең кулланучы гаебе белән килеп чыкканлыгы ачыкланса, нәкъ менә ул үзе сатучыга экспертиза чыгымнарын капларга тиеш. Кулланучының үз теләге белән үткәрелгән экспертиза бәяләмәсен суд тәртибендә бәхәсле дип игълан итәргә мөмкин. Судта сүзләрегез дәлилле булсын өчен барлык процедураларны язмача рәсмиләштерергә тәкъдим итәбез. Моннан тыш Сез судта шаһитлар күрсәтмәләреннән файдалана аласыз. Судка кадәр барып җиткән очраклар күп икән, эшчәнлегегезгә юридик хезмәт кертү турында уйланырга кирәк, дигән сүз.
Сораулар исемлегенә кире кайту