Еш бирелә торган сораулар
“Связной” кибетендә кредитка мобиль телефон сатып алган идем. Берничә тапкыр ремонтлатканнан соң башка телефонга алыштыруны тәкъдим иттеләр. Алыштырудан баш тартып, акчаны кире кайтаруларын таләп иттем. Тик, янәсе кредитка алынган товар акчасы кире кайтарылмый, дип, минем таләбемне үтәмәделәр. Бу законга сыешлы хәлме?
Юк, законга сыешлы хәл түгел. “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 24 статьясы нигезендә, кредитка сатып алынган сыйфатсыз товарны кире кайтару очрагында кулланучыга товарны кире кайтару көненә түләнгән кредит күләмендә акчасы кире кайтарыла, шулай ук кредит биргән өчен түләү чыгымы каплана.
Сораулар исемлегенә кире кайту