Еш бирелә торган сораулар

Товарны диагностикалау нәрсә дигән сүз? Кибеттә товарны берничә көнгә диагностикалауга калдырырга тәкъдим итсәләр, нишләргә?

Товарның сыйфатына тикшерү үткәрү җәһәтеннән кулланучылар хокукына карата бик күп сораулар туа. Шул сәбәпле Сезгә берничә киңәш бирергә кирәк дип саныйбыз. “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законында сатучы тарафыннан товарның сыйфатына тикшерү үткәрү (аны диагностикалау дип тә йөртәләр) турында нигезләмә бар. “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 18 статьясындагы 5 пункты нигезендә, сатучы җитешсезлекләре ачыкланган товарның сыйфатына тикшерү үткәрергә тиеш. Ә без аны үткәрүне карап торырга хокуклыбыз. Тик сатучылар еш кына товарны кибеттә калдырырга тәкъдим итә яки аны үткәрү өчен безне үзләренең Сервис үзәкләренә җибәрә. Ә Сервис үзәкләренә безне, “эчке инструкцияләренә” таянып, кертмиләр, шул рәвешле безне тикшерү үткәрүне карап тору буенча законлы хокукыбыздан мәхрүм итәләр.Бу очракта шундый киңәш бирергә була: мондый хәлләр килеп туганда, гариза язарга (ирекле рәвештә, ягъни ничек телисез, шулай), анда тикшерүне Сезнең күз алдыгызда үткәрү яисә товарга мөстәкыйль рәвештә үз хисабыгызга тикшерү үткәрү таләбен күрсәтергә кирәк. Эксперт җитештерү характерындагы җитешсезлекне ачыклаган очракта Сез сатучыдан товар өчен түләнгән акчагызны кире кайтаруны гына түгел, экспертиза чыгымнарын каплауны да  таләп итә аласыз, чөнки бу – Сезнең сыйфатсыз товар сатып алу белән бәйле турыдан-туры зыяныгыз. Диагностика белән бәйсез экспертиза арасындагы аерманы белергә кирәк: беренчесе сервис үзәкләренә үткәрелсә, икенчесе – аккредитацияләнгән эксперт оешмаларында моңа вәкаләтле булган экспертлар тарафыннан. Әйтергә кирәк, безгә мөрәҗәгать иткән кулланучылар арасында сыйфат тикшерүен шул рәвешле үзләренең күз алдында үткәрү хокукын тормышка ашыруга ирешкәннәре дә юк түгел. Үз хокукларыбызны белгәндә һәм аларны тормышка ашыра белгәндә генә сыйфатсыз товар сатып алганнан соң килеп чыгу ихтималы булган күңелсез хәлләрдән котыла алачакбыз.

Сораулар исемлегенә кире кайту

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International