Еш бирелә торган сораулар

Азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны ничек кире кайтарырга?

“Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 25 статьясы нигезендә, товар формасы, габаритлары, төсе, үлчәме яки комплектланышы ягыннан кулланучы теләгенә туры килмәгәндә, кулланучы азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны шушы товарны саткан сатучыдан шундый ук башкасына алыштыруны таләп итүгә хокуклы.  Кулланучы азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны, сатып алу көнен санамыйча, ундүрт көн эчендә алыштыруга хокуклы. Азык-төлек булмаган сыйфатлы товар түбәндәге шартлар үтәлгәндә алыштырыла: әлеге товар кулланылышта булмаган, товар рәвеше, куллану сыйфатлары, пломбалары, фабрика ярлыклары сакланган, шулай ук товар чегы яки касса чегы яисә әлеге товарга түләнгәнлекне раслаучы башка документ сакланган булса. Кулланучының  товар чегы яки касса чегының яисә әлеге товарга түләнгәнлекне раслаучы башка документының булмавы кулланучыны шаһит күрсәтмәләренә таяну мөмкинлегеннән мәхрүм итми. Кулланучы сатучыга мөрәҗәгать иткән көнне сатуда шундый ук товар булмаса, кулланучы сату-алу килешүен үтәүдән баш тартып, әлеге товар өчен түләнгән акчасын кире кайтаруларын таләп итә ала. Кулланучының товар өчен түләнгән акчасын кире кайтару таләбе әлеге товар кире кайтарылганнан соң 3 көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш. Сатучы исеменә дәгъва хатын ике нөсхәдә булдырырга, үзегездә калачак нөсхәдә сатучыдан дәгъваны кабул итү датасын күрсәтүен һәм кабул иткән затның имза салуын сорарга киңәш итәбез. Сатучы дәгъваны кабул итүдән баш тартканда, аны почта аша заказлы хат белән (хатны тапшыру турында уведомление белән) җибәрергә кирәк.  

Сораулар исемлегенә кире кайту

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International