Еш бирелә торган сораулар

Беренче чиратта кирәкле социаль әһәмиятле азык-төлек товарлары исемлегенә нинди продуктлар керә?

“Беренче чиратта кирәкле социаль әһәмиятлеазык-төлек товарларының аерым төрләренә ваклап сату бәяләренең рөхсәт ителгән чик күләмнәрен билгеләү кагыйдәләрен, үзләренә карата ваклап сату бәяләренең рөхсәт ителгән чик күләмнәрен билгеләп була торган беренче чиратта кирәкле социаль әһәмиятле азык-төлек товарларының аерым төрләре исемлеген һәм сәүдә эшчәнлеген алып баручы хуҗалык итүче субъектка билгеле бер күләмдә сатып алган өчен бүләк максатында түләү рөхсәт ителмәгән беренче чиратта кирәкле социаль әһәмиятле азык-төлек товарларының аерым төрләре исемлеген раслау турында”15 июль, 2010 ел, №530 РФ Хөкүмәте карары нигезендә, бу исемлеккә 24 атамадагы азык-төлек керә: 1. Сыер ите (сөяксез иттән тыш) 2. Дуңгыз ите (сөяксез иттән тыш) 3. Сарык ите (сөяксез иттән тыш) 4. Тавык ите (тавык ботларыннан тыш) 5. Туңдырылган, чистартылмаган балык 6. Атланмай 7. Сыек май 8. Сөт 9. Тавык йомыркасы 10. Шикәр комы 11. Аш тозы 12. Кара  чәй 13. Бодай оны 14. Арыш, арыш-бодай икмәге 15. Бодай оныннан икмәк һәм күмәч ризыклары 16. Шомартылган дөге 17. Тары ярмасы 18. Карабодай ярмасы 19. Токмач 20. Бәрәңге 21. Ак күчәнле чи кәбестә 22. Башлы суган 23. Кишер 24. Алма

Сораулар исемлегенә кире кайту

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International