Еш бирелә торган сораулар

Автосалон хуҗасының техник хезмәт күрсәтү вакытында автомобиль хуҗасын ремонт цехына кертмәскә хокукы бармы?

“Автотранспорт чараларына техник хезмәт күрсәтү һәм аларны ремонтлау буенча хезмәтләр күрсәтү (эшләр башкару) кагыйдәләрен раслау турында” 11.04.2001 ел, №290 Россия Федерациясе Хөкүмәте карарының 31 пункты нигезендә, кулланучы, эш башкаручының эшчәнлегенә тыкшынмыйча гына, хезмәтләр күрсәтү (эшләр башкару) барышын һәм сыйфатын теләсә кайсы вакытта тикшерүгә хокуклы. Эш башкаручы, эшнең технологик режимын, техник куркынычсызлык таләпләрен, янгын куркынычсызлыгы һәм производство санитариясе таләпләрен үтәүдән чыгып, кулланучының производство бүлмәләрендә булуы мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш. Ягъни кулланучы, әйтик, аерым бүлмәдә монитор экраны аша яки пыяла аша эш барышын күзәтә ала.

Сораулар исемлегенә кире кайту

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International