Еш бирелә торган сораулар

Су исәпләгечне ничек дөрес сайларга, бу җәһәттән нинди дә булса нормативлар, кагыйдәләр бармы?

Вакытыгызны һәм акчагызны юкка исраф итмәс өчен су исәпләгеч сатып алганчы үзегезнең ТСЖ, УК, ЖСКдан һ.б йортыгызда су исәпләгечләрне урнаштыру буенча нинди дә булса чикләүләрнең бармы-юкмы икәнлеге белән кызыксыныгыз. Сезгә шундук нинди исәпләгеч сатып алырга кирәклеге турында киңәш бирергә мөмкиннәр. Су исәпләгечләр сатып алганда, шуны истә тотыгыз: алар канатсыман, турбиналы, катнаш (комбинированный) һәм хәтта электрон булырга мөмкин. Исәпләүнең төгәллеге, димәк, бәясе дә исәпләгечнең конструкциясенә бәйле. Кайнар һәм салкын су исәпләгечләре бар. Кайнар су исәпләгечләре Цельсий буенча +85 градуска кадәр, ә салкын суныкы +40 градуска кадәр генә эшли. Исәпләгечләрнең беришләре – вертикаль торбаларга, икенче беришләре горизонталь торбаларга беркетелә. Универсаль рәвештә беркетелә торган, ягъни теләсә ничек урнашкан теләсә кайсы торбаларга беркетеп була торган исәпләгечләр дә бар. Шуны истән чыгармагыз: исәпләгечләр төрле диаметрдагы торбалар өчен җитештерелә. Канатсыман исәпләгечләрнең диаметры 40 мм дан зур түгел, ә турбиналы исәпләгечләрнеке – 50 дән 200 мм га кадәр. Канатсыман исәпләгечләр сәгатенә 15 куб метрга кадәр, ә турбиналысы (диаметрына бәйле рәвештә) берничә тапкыр күбрәк күләмдә суны исәпли ала. Артыгын түләмәс өчен бүлмәгездәге су чыгымын исәпкә алырга кирәк. Су исәпләгечләрне кибеттән яки сантехника җиһазларын сату һәм урнаштыру белән шөгыльләнүче фирмалардан гына сатып алыгыз! “Кулдан” яки базардан сатып алынган исәпләгечләрне урнаштырудан баш тартырга мөмкиннәр. Исәпләгечегезнең “гомерен” озайтырга теләсәгез, алар белән бергә су фильтрлары урнаштырыгыз.

 

Сораулар исемлегенә кире кайту

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International