Еш бирелә торган сораулар

«S»кәрәзле элемтә салонында смартфон сатып алдым. Бер атнадан сенсор экран эшләми башлады һәм аны ремонтка тапшырдым. Товарның гарантияле ремонты күпме көн дәвам итә ала? Сату-алу килешүен өзеп буламы?

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 20 статьясы нигезендә, товарның җитешсезлекләрен бетерү срогы яклар килешүендә язма рәвештә билгеләнмәгән булса, әлеге җитешсезлекләр җитештерүче (сатучы, вәкаләтле оешма яки вәкаләтле шәхси эшмәкәр, импортер) тарафыннан кичекмәстән, ягъни, гадәттә кулланыла торган ысулны исәпкә алып, аларны бетерү өчен объектив кирәкле минималь срокта бетерелергә тиеш. Яклар килешүендә язма рәвештә билгеләнә торган товарның җитешсезлекләрен бетерү срогы кырык биш көннән артмаска тиеш.

Техник яктан катлаулы товарга карата кулланучы, сатып-алу килешүен үтәүдән баш тартырга һәм шундый товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә яки аны шушы ук маркадагы (модель, Артикул) товарга яки башка маркадагы (модель, Артикул) товарга алыштыру турында таләп куярга хокуклы.

 

РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 10 ноябрендәге 924 номерлы карары нигезендә смартфон техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә керә.

Сораулар исемлегенә кире кайту

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International