Кибет сатучысы тулысынча хаклы. Гомуми кагыйдә буенча кулланучы азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны, формасы, габаритлары, фасоны, төсе, үлчәме туры килмәгәндә алыштыра ала. Кулланучының мондый хокукы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»Законның 25 статьясында беркетелгән. Тик шул ук Законда тиешле сыйфаттагы барлык товарлар да алмаштырылырга яки кире кайтарылырга тиеш түгел, һәм мондый товарлар исемлеге РФ Хөкүмәтенең махсус карарында күрсәтелгән, диелгән. Әлеге карар нигезендә кыйммәтле металл эшләнмәләре алмашырга яки кире кайтарылырга тиеш булмаган товарларга керә. Әлеге исемлеккә шулай ук шәхси гигиена предметлары, парфюмерия-косметика товарлары, балалар һәм өлкәннәр өчен эчке кием һәм кайбер башка предметлар һәм әйберләр керә.