Еш бирелә торган сораулар
Мин компьютер сатып алдым. Аңа гарантия 1 ел билгеләнгән иде. Март башында анда җитешсезлекләр ачыкланды. Сервис-үзәк белгечләре нәтиҗә ясаган, туклану блогы сафтан чыккан һәм, нәтиҗәдә, материнская плата янган. Гарантия ремонтында һәм сафтан чыккан җиһазларны алыштырудан баш тарттылар. Туклану блогын караганда аның Кытайда эшләнүе, анда РФ сертификацияләү органы логотибы юклыгы ачыкланды, бу исә төзелгән актта чагылыш тапты. Сатучының гарантияле хезмәт күрсәтүдән баш тартканда гамәлләре дөресме һәм сатып алучының бушлай ремонтка (сафтан чыккан детальләрне алмаштыруга) хокукы бармы? Моның өчен нинди гамәлләр күрергә кирәк?
Гарантия чорында сатучы җитешсезлекләр өчен җаваплы, әгәр дә кимчелекләр сатып алучы гаебе белән килеп чыккан икән, бу очракта эксплуатацияләү буенча Инструкцияне карарга кирәк. Әгәр анда җир өсте компьютер белән эшләү өчен кирәкле шарт буларак күрсәтелсә, сатучы хаклы, чөнки кулланучы бу очракта эшләнмәне куллану кагыйдәләрен бозган. Әгәр андый язма юк икән, кулланучы хокуклы булачак.
Сораулар исемлегенә кире кайту