Еш бирелә торган сораулар

Сатучы сатып алучыга үзе сайлаган товарны сатудан баш тартырга хокуклымы?

Россия Федерациясе Граждан кодексының 492 статьясы нигезендә, Ваклап сату-алу килешүе буенча, ваклап сату буенча эшмәкәрлек эшчәнлеген башкаручы сатучы эшмәкәрлек эшчәнлеге белән бәйле булмаган шәхси, гаилә, йорт яки башка файдалану өчен билгеләнгән товарны сатып алучыга тапшырырга тиеш.

Ваклап сату-алу килешүе коммерция оешмасы тарафыннан төзелә һәм товарлар сату буенча аның бурычларын билгели торган ачык килешү булып тора. Шул ук вакытта ул, законда һәм башка хокукый актларда каралган очраклардан тыш, гавами шартнамә төзүгә карата бер затка өстенлек бирергә хокуклы түгел.

Россия Федерациясе Граждан кодексының 426 статьясы нигезендә, коммерция оешмасын, кулланучыга тиешле товарлар бирү мөмкинлеге булганда, гавами шартнамә төзүдән баш тарту рөхсәт ителми.

Сораулар исемлегенә кире кайту

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International